2017 елның 19 апрелендә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре “Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел” акция кысаларында, бик актив катнаштылар.
Электрон хезмәтләрен популярлаштыру максатыннан, ЗАГС бүлегенә килүче гражданнарга, хезмәтләрне электрон рәвештә алу өстенлеге турында сөйләделәр. Гаризаны йорт яки эш компьютеры аша бирергә мөмкин икәнен аңлаттылар. Шулай ук, дәүләт пошлинасын 30% ташламалар белән түләү мөмкинлеге бар.
Барлык килгән кешеләр бу мәгълүмәтне бик кызыксынып тыңладылар.