20 апрель көнне бөтен Россиядә Илкүләм донор көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга уңаеннан Әлмәт районында «Язгы игелек атнасы» кысаларында «Тормышларны коткарабыз» акциясе узды.
Бәйрәм көнне озак вакытлар яки бер тапкыр кан тапшырган кешеләр котлау сүзләре ишетте. Алар – донорлар – бер белмәгән кешеләрнең гомерләрен саклап калучылар, яки авыруларның сәламәтлеген ныгытучы кешеләр. Моннан тыш, котлау сүзләре табиблар адресына да яңгырады. Нәкъ табиблар профессионалларча кан алалар, ә медицина хезмәткәрләре шул канны лабораториядә тикшерәләр, анализ ясыйлар.
Кан донорлары көне – ул социаль бәйрәмнәрнең берсе. Беренче чиратта, ул донорлар бәйрәме. Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәседә бу бәйрәмнең бер өлешенә әверелде. ГХАТ хезмәткәрләре читтә калмады: алар актив рәвештә акциядә катнашты. Кан бирү станциясендә ГХАТ Идарәсенең өч белгече башка кешеләр сәламәтлеге һәм тормышы хакына кан тапшырды.