«Язгы изгелек атнасы» акциясендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсенең хезмәткәрләре иртәнге зарядка үткәрделәр. Аңа сәламәтлекне ныгыту һәм физик хәзерлеклелекнең дәрәҗәсен арттыру максаты куелган иде. Сузылу күнегүләре, сулыш алу гимнастикасы яңа көннең башыннан ук барыбызны да энергия белән тулыландырды.
21 апрель көнне Кайбыч районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә никахларын теркәгән Ермолаев Юрий белән Зайцева Людмила онкологик авыру баларага ярдәм итттеләр. Яшьләрнең изге гамәленә тантанага килгән кунаклар да битараф калмады.
“Язның мәрхәмәтле атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында 21 апрель “Татарстанда спорт көне” дип игълан ителде. Баулы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу көнне “Нефтьче” спорт комплексында үткәрделәр.
21 апрель – муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Бу көнне официально бигеләү Россия Федерациясе президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйгач башланды.
Әниләргә, тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырдылар.
Кичә "Казан" гаилә Үзәгендә берьюлы өч мәктәп укучылар өчен "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәрес узды. Ул 9, 17, 25 номерлы мәктәп укучыла иде.
Дәресне Киров ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Алёна Игорь кызы Савинова үткәрде.
21 апрельдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре халыкка үзенчәлекле бүләк ясадылар – район мәдәният йортында зур концерт күрсәттеләр. Әлеге кичәгә районның муниципаль хезмәт ветераннарын да чакырып тәбрикләделәр.Түрәләр-район җитәкчеләренең сәхнәдә чыгыш ясавы игътибарга лаек вакыйга шул, кичәгә халык тамаша залын тутырып килгән иде.
37-нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында "Көннең яктылыгы – кояшта, гаилә матурлыгы – балада" бәйрәме узды. Чарада тәрбияләнүче балаларның гаиләләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре актив катнашты. Чакырылган кунаклар арасында 19, 21, 27, 50, 55, 60нчы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре укытучылары, ГХАТ Идарәсе башлыгы Әмирова Гүзәл Рәис кызы, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музей директоры Гимранова Диләрә Габдлкави кызы булды.
Россия Федерациясе Президенты раслаган Указ нигезендә "Җирле үзидарә көне" кысаларында, администарция башлыгы боерыгы буенча 20 апрель көнне Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре җирле үзидарә органнарының иң яхшы хезмәт күрсәтүчеләрен котлау тантанасы үткәрелде. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Лениногорск районы ГХАТ бүлеге белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы Лениногорск шәһәре администрациясе башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.