Әлки районы советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур концерт күрсәттеләр

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

21 апрельдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре халыкка үзенчәлекле бүләк ясадылар – район мәдәният йортында зур концерт күрсәттеләр. Әлеге кичәгә районның муниципаль хезмәт ветераннарын да чакырып тәбрикләделәр.Түрәләр-район җитәкчеләренең сәхнәдә чыгыш ясавы игътибарга лаек вакыйга шул, кичәгә халык тамаша залын тутырып килгән иде. Һәм катнашучылар тамашачыларның ышанычын акладылар – бай эчтәлекле, яхшы әзерлекле концерт белән чыгыш ясадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платоновадан башлап, совет һәм башкарма комитетның барлык бүлекләреннән төрле вазыйфалар биләүче хезмәткәрләр сәхнәгә чыгып, төрле жанрларда осталыкларын, талант һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Сәхнәләштерелгән күренешләр дә тамашаның аерылгысыз өлеше булды. Туфан Миңнуллиның “Айлы кичтә бакчада”, Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” әсәрләреннән өзекләрне тамашачылар бик яратып карады, рәхәтләнеп көлделәр дә, моңсуланып та алдылар. Бу ңанырда яшҗләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире Айрат Вәлиев, район башкарма комитетының бүлек мөдире Динар Галимов, ГХАТ бүлеге мөдире Энҗе Хәлиуллина, муниөипалҗ хезмәт ветераны Вайыс Даутов, мәдәният бүлеге мөдире Рәсимә Гайфуллина балкыдылар. Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева рус һәм чуаш җырларын матур башкаруы белән сокландырды.  ЗАГС бүлеге хезмәткәре Рузалия Сафинаның җырлавы да тамашачыларның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International