“Язның мәрхәмәтле атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында 21 апрель “Татарстанда спорт көне” дип игълан ителде. Баулы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу көнне “Нефтьче” спорт комплексында үткәрделәр. Шунысын әйтергә кирәк, аэробика белән шөгелләнү, бассейнга, тренажер залына йөрү, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең генә түгел, ә аларның гаиләләренеңдә яраткан шөгеле.