Россия Федерациясе Президенты раслаган Указ нигезендә "Җирле үзидарә көне" кысаларында, администарция башлыгы боерыгы буенча 20 апрель көнне Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре җирле үзидарә органнарының иң яхшы хезмәт күрсәтүчеләрен котлау тантанасы үткәрелде. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Лениногорск районы ГХАТ бүлеге белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы Лениногорск шәһәре администрациясе башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чын күңелдән коллеганы котлап эшендә бары уңышлар һәм бәхет телибез!