Гаилә институтын ныгыту тумыштан ук башлана...

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

37-нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында "Көннең яктылыгы – кояшта, гаилә матурлыгы – балада" бәйрәме узды. Чарада тәрбияләнүче балаларның гаиләләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре актив катнашты. Чакырылган кунаклар арасында 19, 21, 27, 50, 55, 60нчы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре укытучылары, ГХАТ Идарәсе башлыгы Әмирова Гүзәл Рәис кызы, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музей директоры Гимранова Диләрә Габдлкави кызы булды. Әлеге чараның төп максаты – ата-аналарның балаларны тәрбияләүдә җаваплылыкны арттыру, гаиләдә милли гадәтләрне ныгыту, үзара гаиләләр һәм балалар бакчасы арасын ныгыту.

Тәрбиячеләр "Исем кушу" йоласын күрсәтте. Давлитовлар, Хуҗиннар, Васенькиннар, Хуснеевлар, Хәйретдиновлар гаиләләре әлеге йоланың катнашучылары иде. Әниләр бишек җырларын җырлауда көч сынашты, балалар исемнәренең мәгънәсен аңлатты. Ә балалар татар телендә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады,  халык уеннары уйнады .

ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова үз чыгышында гаиләдәге милли гадәтләр ир белән хатын арасындагы  мөнәсәбәтләрне ныгытуын, шулай ук буыннарны берләштерүен ассызыклады. Гаиләдә туган гореф-гадәтләр ярдәмендә иң мөһиме – бердәмлек хисе туа. Нәкъ менә бердәмлек гаиләне ныгыта да инде. Чыгыш ахырында Гүзәл Әмирова Әлмәт муниципаль районында булган статистик мәгълүматларны китерде: туучылар, никахлашучылар санын, иң популяр һәм сирәк исемнәр исемлеген атады.

Мемориаль музей директоры Диләрә Гимранова татар мәгърифәтчесе Ризаэддина Фәхреддин гаиләсендә булган гадәтләр, тәрбия турында сөйләде, язучының әдәби мирасы белән таныштырды. "Тәрбияле бала ", "Гаилә" кебек әсәрләр һәр ата-ананың өстәл китабы булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International