ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2017 ел
җомга

Чистай районыннан Сөнгатовлар гаиләсендә зур шатлык - 2017 елның 15 апрелендә алар гаиләсендә кызлары Сәгъдия туды. Ул яшь әти-әни Рузилә һәм Илдарның дүртенче баласы.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017 нче елның 20 апрелендә көнне 26 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч Е.Л.Шуралева, паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина,  Үзәк УФМС  бүлегенең белгеч-эксперт һәм Автозавод УФМС бүлегенең инспектор  катнаштылар.

21 апрель җирле үзидарә органнары көне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ ГХАТ бүлегендә МББУ "Югары Ослан гимназиясе"неӊ 10-11 сыйныфлар өчен  "Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы" акция кысаларында шулай ук "ачык ишекләр көне үткәрелде. Үткәрү максаты җирле үзидарә институтыныӊ ролен һәм әһәмиятен формалаштыру, электрон хезмәтләр турында мәгълүмат алуны популярлаштыру, хокукый мәдәният янында өлкән сыйныф укучыларыныӊ эшчәнлеген күтәрү, гражданлык хәле актларын теркәү.

Питрәч районнынды 21 апрель көнне 2 яңа гаилә туды. “Язгы яхшылык атнасы”нда шул көнне бөтен Россиядә урман утырту көне иде. Һәр яшь пар агач үсентесе бүләкләнде.

Җирле үзидарә көненә багышланган тантана Мәдәни үсеш   үзәгендә үтте.

Буа районы үзенең урнашуы һәм тарихи традицияләре буенча республиканың Идел буе икътисади зонасы үзәге булып тора. Шул рәвешле, җирле үзидарә органнары һәм җирлекләр җитештерү һәм социаль-мәдәни өлкәдә генә түгел, ә районда барлык милләтләр һәм конфессияләр вәкилләренә уңайлы яшәү шартлары булдыру буенча да төрле планлы мәсьәләләрне хәл итәргә бурычлы.

2013 елдан башлап, 21 апрельдә Рәсәйдә җирле үзидарә Көне билгеләп үтелә.

2017 елның 21 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә №900 нче акт языуы төзелгән.

Түбән Кама районы Майская горка авыл җирлегендә укучылары өчен, гаилә нигезләре дәресе

ГХАТ Идарәсе эшенең мөһим юнәлеше булып электрон хезмәтләрне популярлаштыру һәм алар ярдәмендә клиентлар туплау булып тора. 19 апрель көнне "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында, "Волонтер мәгълүмат үзәгендә" шигаре астында, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре электрон хезмәтләр күрсәтү буенча гражданнарга консультация оештырдылар. Алар хезмәтләрне электрон рәвештә алуның өстенлекләре турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International