21 апрель җирле үзидарә органнары көне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ ГХАТ бүлегендә МББУ "Югары Ослан гимназиясе"неӊ 10-11 сыйныфлар өчен "Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы" акция кысаларында шулай ук "ачык ишекләр көне үткәрелде. Үткәрү максаты җирле үзидарә институтыныӊ ролен һәм әһәмиятен формалаштыру, электрон хезмәтләр турында мәгълүмат алуны популярлаштыру, хокукый мәдәният янында өлкән сыйныф укучыларыныӊ эшчәнлеген күтәрү, гражданлык хәле актларын теркәү.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге, 2016 елда теркәлгән статистика мәгълүматлары белән таныштырды,электрон хезмәт күрсәтү турында сөйләп архивтагы китаплары күрсәтте. Укучылар йөз ел буе сакланган гражданлык актлары теркәлгән китапларны карадылар.
Ахырында өлкән сыйныф укучылары үз гаиләләренеӊ шәҗәрә агачларын төзеделкүп яңа һәм файдалы мәгълүмат алганнары өчен ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә үзләренеӊ рәхмәтләрен әйттеләр.