Язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында, Түбән Кама районы Майскогорск авыл җирлегендә югары сыйныф укучылары өчен, “Гаилә нигезләре" дәресе узды.
Җирлек Секретаре Ольга Аксенова укучыларга гаилә законнары, гаиләнең кеше тормышында урыны турында сөйләде. Әлеге темалар укучыларда кызыксыну уятты, алар актив дискуссия алып бардылар, күп сораулар бирделәр.
Дәрескә күп балалы Каюмовлар гаиләсе һәм алтын юбилярлар Мухаметзяновлар чакырылды. Кунаклар укучылар белән бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар, үз гаиләләре турында сөйләделәр.
Көчле алкышлар астында Ольга Аксенова Мухаметзяновлар гаиләсенә тантаналы рәвештә алтын туй үткәрде, юбилярларга ГХАТ Идарәсенең Почетлы актын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.