Яшь гаилә өченче бала белән генә чикләнмәде

2017 елның 21 апреле, җомга

Чистай районыннан Сөнгатовлар гаиләсендә зур шатлык - 2017 елның 15 апрелендә алар гаиләсендә кызлары Сәгъдия туды. Ул яшь әти-әни Рузилә һәм Илдарның дүртенче баласы.

Чистай районы ЗАГС бүлегендә бәхетле әтигә  В. Н. Белова-Реутина Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау папка-адресын һәм ЗАГС бүлегеннән баланың беренче фотоларын куярга матур альбом бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International