22 апрельдә, язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Күбәләк" исемендәге 7нче балалар бакчасы балалары өчен, экологик дәрес үтте.
Баулы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Язгы игелек атнасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында "Экологик уикенд" көнендә шәһәрне санитар чистартуда катнаштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре территорияне кардан чистарттылар.
2017 нчы елның 22 нче апрель көнендә тирә-юнебездә чисталык булдыру максатыннан Саба муниципаль районы башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре бик теләп бердәм рәвештә өмәгә чыктылар. Бина тирәсендәге карлар таратылды.
2017 нче елның 21 апрелендә Мөслим муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда 14 яшьләре тулган 13 егет һәм кызга “Мин Россия гражданины” исеме астында паспорт тапшыру тантанасы үтте.
21 апрель көнне хезмәт ветераны Александра Ефим кызы Гурова Ютазы районы Урыссу бистәсендә 95 енче туган көнен каршылады. Аны бу матур бәйрәме белән район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады һәм бүләк тапшырды.
20 апрель көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 300нче парның никахы теркәлде. Әлеге бәхетле пар – Иван һәм Татьяна Ивко. Татьяна һәм Иван «Язгы изге эшләр» атнасы кысаларында мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәттеләр.
21 апрельдә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы“ акциясе кысалары уңаеннан, Апас районы башкарма комитетының утырышлар залында 14 яше тулган чираттагы яшүсмергә беренче паспорт тапшырылды.
Минзәлә районы муниципаль хезмәткәрләре арасында конкурс үткәрелде. Бу конкурста безнең коллегаларыбыз да катнашты.Коноваловка авыл җирлеге җитәкчесе Сәрия Билалова беренче урынга, Аю авыл җирлеге сәркәтибе Розалия Михайловская өченче урынга лаек булды.
Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында хезмәткәрләрне бүләкләү һәм бәйрәм концерты уза. Югары профессионализм өчен РТ Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты белән ГХАТ Идарәсенең баш бухгалтеры Инзилә Фаязовна Сафина бүләкләнә.
Быел безнең илебездә унынчы ел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаеклыларны сайлау өчен Нурлатта комиссия утырышы үткәрелде.