2017 нче елның 21 апрелендә Мөслим муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда 14 яшьләре тулган 13 егет һәм кызга “Мин Россия гражданины” исеме астында паспорт тапшыру тантанасы үтте.
УФМС җитәкчесе Р.И.Маракина укучыларны паспортны куллану тәртибе белән таныштырды. Укучылар паспортларны шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының Мактаулы гражданины Мөҗәһит ага Әхмәтҗанов кулыннан алдылар. Тантанада катнашучылар яшьләрне истәлекле көн белән тәбрикләделәр һәм илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр.