21 апрельдә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы“ акциясе кысалары уңаеннан, Апас районы башкарма комитетының утырышлар залында 14 яше тулган чираттагы яшүсмергә беренче паспорт тапшырылды. Район башлыгы Марат Нуриев, паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин аларга бу төп документ белән бергә ЗАГС бүлеге һәм яшьләр эше, спорт бүлеге әзерләгән бүләкләр дә өләштеләр. Тантанага балалары белән бергә чакыру алган әти-әниләр, дәү әти-әниләр тормыш юлына аяк басучы ул-кызлары, оныкларына чәчәкләр һәм истәлекле гаилә бүләкләре бирде.