Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә экология дәресе

2017 елның 22 апреле, шимбә

     22 апрельдә, язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында,  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Күбәләк" исемендәге 7нче балалар бакчасы балалары өчен,  экологик дәрес үтте.

     ГХАТ белгечләре белән тәкъдим ителгән барлык бәйгеләрдә һәм уеннарда, балалар рәхәтләнеп катнаштылар. Барлык бәйгеләр әйләнә-тирә табигатькә багышланган иде. Дәреснең максаты - балаларга нинди искиткеч дөньяда яшәгәннәрен күрсәтергә, аның турында кайгыртырга кирәклеге турында булды.

    Очрашу ахырында, никахлашу Сарае белгечләре балаларга бизәкле сыерчык оясы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International