20 апрель көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 300нче парның никахы теркәлде. Әлеге бәхетле пар – Иван һәм Татьяна Ивко. Татьяна һәм Иван «Язгы изге эшләр» атнасы кысаларында мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәттеләр.
Бөек пост тәмамлаганнан соң "Красная горка" дип исемләнгән атнада Яшьләр никахларын теркәде. Красная горка – үзенчәлекле һәм күңелле бәйрәм, анда безнең бабаларыбыз зирәклеге сизелә. Элек-электән бу бәйрәм яз һәм җылылык якынлашу бәйрәме булып санала. Бу көнне массакүләм күңел ачулар, уеннар, җыеннар үткәрелә торган була. Бәйрәм Пасхадан соң беренче якшәмбегә туры килә, шуңа күрә аның датасы һәр елны үзгәреп тора. 2017 елда Красная горка 23 апрельгә туры килә. Красная горка бәйрәм атнасында ГХАТ Идарәсендә 50 пар никах теркәргә планлаштырыла. Туй өчен бу бәйрәм бәхетле диеп санала. Халык гыйбәрәсе буенча, бәйрәм кешеләргә бәхетле язмыш бүләк итә.
ГХАТ Идарәсе яшь парларны котлый һәм аларга озын, бәхетле гаилә тормышы тели.