2017 елның 22 енче апрель көнне җитәкчеләр киңәшмәсендә Теләче муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатиповна 2017 елның 1 кварталы нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.
2017 елның 22 апрелендә Чистай районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан Екатерина һәм Александр Трифоновлар никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н.Белова-Реутина әлеге парны кайнар котлады һәм аларга Чистай никахлашу йорты рәсеме төшерелгән истәлек сувениры тапшырды.
22 апрель көнне, «Язгы яхшылык атнасы» кысаларында ГХАТ бүлегендә Александр hәм Надежда язылышуларын теркәделәр. Яшьләр hәм аларның кунаклары бу акцияда катнаштылар.
22 апрель көнне Лаеш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре элеккеге җитәкче, Лидия Ивановна Архипованы җирле үзидарә көне hәм язгы яхшылык атнасы белән тәбрикләделәр. Аңа ныклы сәләмәтлек, тыныч тормыш теләп истәлекле фото hәм бәйләнгән җылы бүләк тапшырдылар.
Шул сәбәпле шәһәрне чистарту өмәсендә даими катнаша. Беренче язгы гомүмшәһәр чистарту өмәсе 22 апрель көнне Бөтендөнья җир көнендә оештырылды.
Бу өмәдә Мамадыш районы предприятияләренең хезмәт коллективлары , мәктәп укучылары, шәхси эшмәкәрләре дә катнашты.
2017 елның 22 апрелендә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Кагармановлар язылыштылар. Алар өчен бу көн икеләтә бәйрәм булды. Чөнки шушы көн кияүнең туган көненә туры килгән. Моннан соң, туган көнне билгеләгәндә Кагармановлар гаиләсе бер-берсен тормышларын бәйләгән көннәре белән дә тәбрикләячәкләр.
Киләчәктә, бу матур пар күркәм гаилә төзеп, үрнәк тормыш алып барыр, ГХАТ бүлегенә туу турында таныклык алырга әле бер генә килмәс дип ышанасы килә.
2017 нче елнын 22 апрелендә, Яңа Чишмә районы ГХАТ бүлегендә “Георгий лентасы”акциясе башланды. Барлык яшь парларга һәм ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгат иткән кешеләргә георгий ленталары бүләк ителә.
2017 нче елнын 22 апрелендә, урман утырту көнендә, Яңа Чишмә районы ГХАТ бүлеге коллективы һәм ДШИ укытучылары белән бергә “Никахлашучылар сарае һәм ДШИ” бинасы янында 28 нарат үсентесе утыртылды.
2017 нче елның 22 нче апрелендә Гришин Максим Александр улы белән Поспелова Виктория Юрий кызы тантаналы рәвештә никахларын теркәделәр. Бу быел Менделеевск шәһәренең ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә теркәлгән 50 нче никах булды.
Экология һәм табигать ресурслары министерствосы бердәм Бөтенроссия экологик субботник үткәрүгә башлап җибәрүче. Бу мероприятиянең максаты - Россия Федерациясе субъектларындагы экологик хәлне яхшырту. Бөтенроссия акциясе кысаларында Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре дә тирә-юнне чистарту эшендә актив катнаштылар.