Экология һәм табигать ресурслары министерствосы бердәм Бөтенроссия экологик субботник үткәрүгә башлап җибәрүче. Бу мероприятиянең максаты - Россия Федерациясе субъектларындагы экологик хәлне яхшырту. Бөтенроссия акциясе кысаларында Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре дә тирә-юнне чистарту эшендә актив катнаштылар. Субботникка нәтиҗә ясап бүлек җитәкчесе Елена Миннигалямова "Бүген без ару гына эшләдек. Чисталыкны саклау безнең барыбызның да көченнән килгәнгә ышанам, чөнки чисталык җыеп торган җирдә генә түгел, ә аны саклаган вакытта да була" диде.