2017 елның 22 апрелендә Чистай районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан Екатерина һәм Александр Трифоновлар никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н.Белова-Реутина әлеге парны кайнар котлады һәм аларга Чистай никахлашу йорты рәсеме төшерелгән истәлек сувениры тапшырды.