Олы яшькә җитеп тә, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче ветеран күпләрне сокландырырлык. Ул әле дә булса шат күңелле, ачык йөзле, кирәк булса шаяртып алырга да җаен таба. Елена Евдокимова яшь вакытларын искә төшереп җырларга ярата. Үткәннәрне хәтерендә яңарта башласа, күз алдына авыр сугыш еллары килеп баса.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Язгы игелеклелек атнасы" Республика иреклеләр акциясендә актив катнаштылар.
Шулай итеп, 2017 елның 23 апрелендә, Бөтендөнья китаплар көне кысаларында, ГХАТ бүлеге белгечләре Яшел Үзән шәһәре китап кибетендә булдылар.
"Язгы игелекле эшләр атнасы" акциясе кысаларында Алан-Бәксәр авыл җирлеге хезмәткәрләре Алан-Бәксәр авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен, һәм чишмә буйларын җыештырдылар.
Үткәннәрне искә төшереп 23 апрельдә Алабуга районы ЗАГС эшчәннәре “Мәрхәмәтле Татарстан” кысаларында төшке ял вакытында яраткан шигырьләрен укыдылар.
22 апрельдә “Мәрхәмәтле Татарстан” кысаларында “Экология уикенды”нда Алабуга районы ЗАГС бүлеге белгечләре дә катнашты. Кар астыннан чыккан чүп-чар җыелды.
2017 елның 22 апреленда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017 елның өч 700 нче пары үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Зеляевлар Альберт һәм Алина!
Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!
Гадәттәгечә, апрель аенда Татарстан Республикасында, бөтенроссия акциясе “Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел” уза. Балык Бистәсе районының Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге читтә калмады. Акция кысаларында ЗАГС хезмәткәрләре актив катнаштылар. Билгеләнгән территорияне җыештырдылар, чүптән арындырдылар.
Җирле үзидарә ролен үстерү институты ролен әһәмиятен арттыру максаты белән, 2012 елның 10 июнендә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан яңа бәйрәм – Җирле үзидарә көне расланды. Бу көнне бәйрәм итү өчен сайлау очраклы түгел. Иске календарь буенча 1785 елда 21 апрель көнне Екатерина II имзасы куелган «Шәһәрләргә Жалованная грамота" нәшер ителгән. Россиядә Җирле үзидарә көне 2013 елдан башлап бәйрәм ителә. Бу - дәүләт функцияләрен үтәүче муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме.
Ел да язын һәм көзен Яр Чаллы шәһәрендә субботниклар уза. 2017 елдың 22 апрелендә ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: Тантаналар сарае яны территориясен чистарттылар, агачлар һәм бердюрларны агарттылар, чәчәкләр утыртуга ңирләр әзерләделәр.
Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Мортазиннар гаиләсендә туган игезәкләргә Самат һәм Азамат дип исем куштылар. Туу турындагы таныклык белән бергә сабыйларның әтисенә Илһам Якуб-улына ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау хаты тапшырылды.