Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Язгы игелеклелек атнасы" Республика иреклеләр акциясендә актив катнаштылар.
Шулай итеп, 2017 елның 23 апрелендә, Бөтендөнья китаплар көне кысаларында, ГХАТ бүлеге белгечләре Яшел Үзән шәһәре китап кибетендә булдылар. Монда алар гаҗәеп кызык һәм мавыктыргыч китап дөньясына чумдылар. ГХАТ бүлеге белгечләре игътибарына төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителде: фэнтези, детектив, классика.
Китаплар ассортименты белән танышкач, һәр ГХАТ бүлеге хезмәткәре өендәге китапханәсе өчен китап сатып алды, шулай ук Яшел Үзән шәһәре "Гнездышко"да тәрбияләнүче балаларга төрле китап-буяткычлар алынды.