Әлмәт муниципаль районында Җирле үзидарә көне узды

2017 елның 22 апреле, шимбә

Җирле үзидарә ролен үстерү институты ролен әһәмиятен арттыру максаты белән, 2012 елның 10 июнендә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан яңа бәйрәм – Җирле үзидарә көне расланды. Бу көнне бәйрәм итү өчен сайлау очраклы түгел. Иске календарь буенча 1785 елда 21 апрель көнне Екатерина II имзасы куелган «Шәһәрләргә Жалованная грамота" нәшер ителгән. Россиядә Җирле үзидарә көне 2013 елдан башлап бәйрәм ителә. Бу - дәүләт функцияләрен үтәүче муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме.

Әлмәттә Яшьләр үзәгендә бәйрәм чарасы узды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин  җирле үзидарә хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады. Бәйрәм уңаеннан, район башлыгы уңышларга ирешкән муниципаль хезмәткәрләрне рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләде. Район Советы Рәхмәт хаты белән хезмәттәшебез, ГХАТ Идарәсе белгече Ольга Артемьева да бүләкләнде.

Бәйрәмдә башкарма комитет хезмәткәрләр тормышының кире ягы да тәкъдим ителде. Кемдер вокал һәм хореография номерлары күрсәтте, ә кемдер "хенд-мейд" күргәзмә-бәйгесендә үз эшләрен тәкъдим итте. ГХАТ Идарәсе белгечләре үз осталыкларын күрсәтте: бу - бәйләнгән әйберләр, үрелгән кәрҗин, кәгазьдән ясалган эшләнмәләр, чигелгән картиналар, агач эшләнмәләре һәм башка бик күп нәрсәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International