Җиңү Көне уңаеннан, бөтен Рәсәй буйлап " Георгий тасмасы" дигән акция башланды.
24 апрель көнне Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Ильнар һәм Гөлназ Ивановлар беренче балалары туу очрагын теркәү булып узды. Кызларын алар Лиана дип атадылар, латин теленнән тәрҗемә иткәндә Лиана “зәвыклы” дигәнне аңлата. Мондый исем ияләре иҗади яктан бай хатын-кызлар, көчле ихтыяр көченә ияләр.
17 апрельдән алып 25 апрельгә кадәр “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” үтә. Анда Мамадыш районы да актив катнаша. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу акциягә үз өлешләрен керттеләр. 24 апрель көнне “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган кубка авыру сабыйларга исәнлек-саулык, бәхет теләп, тизрәк терелүләренә өметләнеп акча салдылар.
2017 елның 24 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә политехник колледж студентлары өчен, чираттагы "Гаилә" дәресе узды.
24 апрель көнне Лениногорск шәһәре мэриясендә "Георгиевская ленточка" дип исемләнгән акция башланды. Ул "Мин хәтерлим! Мин горурланам" девизы астында үтте. Беребез дә ватандашларыбызның бу батырлыгын беркайчан да онытмас. Бу елларның авырлыгын кичергән халыкның гомерен күз алдына китерү кыен. Шуңа күрә дә 9 май - һәрбер кеше өчен дә изге көн. Бу бөек бәйрәм. Чынлап та, бу көн, барлык халыклар өчен дә бәйрәм көне, чөнки ул елларның авырлыгы бер генә гаиләне дә урап узмаган. "Без хәтерлибез! Без горурланабыз!"
Россия ГХАТ органнарының оешканына 100 ел тулу уңаеннан Тукай районында чаралар башланып китте. Әҗмәкәй җирле үзидарәсендә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән очрашуы оештырылды. ГХАТ органнарының ничек, кайчан оешуы, аның төп бурычлары белән беррәттән Әҗмәкәй авыл җирлегендә 40 ел элек беренче булып үзләренең никахларын теркәгән бик үзенчәлекле пар белән таныштылар. Мәктәп укучылары очрашуга “ГХАТ нәрсә ул?” дигән темага узләренең рәсемнәрен алып килгәннәр иде.
"Язгы игелек атнасы" акциясен үткәрү кысаларында Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Җәлил гомуми белем бирү мәктәбендә 5 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде. Бу очрашуның төп бурычы булып электрон хезмәтләрнең кирәклеге һәм уңайлыгы турында сөйләү, аңлату иде. Соңыннан укучыларга һәм укытучыларга белешмәләр таратылды.
Баулы районы муниципаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. М. Җәлил исемендәге Мәдәният йортында әлеге бәйрәмгә багышланган концерт үтте.
Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады һәм алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - ГХАТ бүлеге баш белгече Ахметова Альбина Рафаэловна.
21 апрель көнне Әлмәт шәһәре 5нче гимназиянең өлкән сыйныф укучылары "Гаилә нигезе" курсы кысаларында ГХАТ Идарәсендә кунакта булып кайттылар. Укучылар гражданлык хәле актларын теркәү органы мөмкинлекләре, электрон хезмәт күрсәтү чаралары белән таныштылар. ГХАТ Идарәсе укучыларны архивы белән таныштырды. Балалар акт китапларын, узган гасырның 20-нче, 30-нчы елларда һәм безнең заманда төзелгән актларны зур кызыксыну белән карады.
«Китап чыкса табигать яңара, китап укысан куңелең агара», ди татар халык мәкале.
23 апрель - Бөтендөнья китап көне. Шул уңайдан Балык Бистәсе районының ЗАГС бүлеге эшчеләре Балык Бистәсе район үзәгендә урнашкан, китап кибетенә килеп, гайләләре белән бергә кичләрен укыр өчен, китап сатып алдылар.