Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "Игелек маршы"

2017 елның 23 апреле, якшәмбе

 21 апрель көнне Әлмәт шәһәре 5нче гимназиянең өлкән сыйныф укучылары "Гаилә нигезе" курсы кысаларында ГХАТ Идарәсендә кунакта булып кайттылар. Укучылар гражданлык хәле актларын теркәү органы мөмкинлекләре, электрон хезмәт күрсәтү чаралары белән таныштылар.  ГХАТ Идарәсе укучыларны архивы белән таныштырды. Балалар акт китапларын, узган гасырның 20-нче, 30-нчы елларда һәм безнең заманда төзелгән актларны зур кызыксыну белән карады. Аларга ГХАТ органнары тарихы турында сөйләделәр. Быел ГХАТ Идарәсе оешуның 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтеләчәк. Өлкән сыйныф укучылары шуны белде: тормышның төп вакыйгалары – туудан алып соңгы көнгә кадәр ГХАТ Идарәсендә теркәлә. Мондый теркәү дәүләт өчен дә, җәмгыять өчен дә, аерым гражданнар өчен дә бик мөһим.

«Язгы шәфкатьлелек атналыгы» кысаларында "Игелек Маршы" узды. Укучылар өйләнешүче парларга өчен сюрприз - флешмоб оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International