2017 елның 24 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә политехник колледж студентлары өчен, чираттагы "Гаилә" дәресе узды.
Педагог Бикеева Асфия Ягофаровна әңгәмәдәшләре белән "Гаилә һәм Никах" темасына сөйләште, идеаль гаилә нигезләре турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, "Гаилә" электив курсы – Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе һәм Мәгариф Идарәсенең уртак проекты. Ул өлкән сыйныф укучылар өчен өстәмә дәрес итеп кулланыла.
Мондый дәресләр яшьләргә гаилә мөнәсәбәтләре һәм гаилә законнары белән тагын да якынрак танышыр өчен үткәрелә.