ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2017 ел
җомга

2017 елның 21 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә №900 нче акт языуы төзелгән.

Түбән Кама районы Майская горка авыл җирлегендә укучылары өчен, гаилә нигезләре дәресе

ГХАТ Идарәсе эшенең мөһим юнәлеше булып электрон хезмәтләрне популярлаштыру һәм алар ярдәмендә клиентлар туплау булып тора. 19 апрель көнне "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында, "Волонтер мәгълүмат үзәгендә" шигаре астында, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре электрон хезмәтләр күрсәтү буенча гражданнарга консультация оештырдылар. Алар хезмәтләрне электрон рәвештә алуның өстенлекләре турында сөйләде.

«Язгы изгелек атнасы» акциясендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсенең хезмәткәрләре иртәнге зарядка үткәрделәр. Аңа сәламәтлекне ныгыту һәм физик хәзерлеклелекнең дәрәҗәсен арттыру максаты куелган иде. Сузылу күнегүләре, сулыш алу гимнастикасы яңа көннең башыннан ук барыбызны да энергия белән тулыландырды.

    21 апрель көнне  Кайбыч районы башкарма комитетының ГХАТ  бүлегендә  никахларын теркәгән Ермолаев Юрий белән Зайцева Людмила  онкологик авыру баларага ярдәм итттеләр.  Яшьләрнең  изге гамәленә тантанага килгән кунаклар да битараф калмады.

 

“Язның мәрхәмәтле атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында 21 апрель “Татарстанда спорт көне” дип игълан ителде. Баулы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу көнне “Нефтьче” спорт комплексында үткәрделәр. 

    21 апрель – муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Бу көнне официально бигеләү Россия Федерациясе президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйгач башланды.




20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әниләргә, тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырдылар.

Кичә "Казан" гаилә Үзәгендә берьюлы өч мәктәп укучылар өчен "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәрес узды. Ул 9, 17, 25 номерлы мәктәп укучыла иде.

Дәресне Киров ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Алёна Игорь кызы Савинова үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International