Паспортлар тапшырдылар

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Спас районның тугыз укучысына илебез гражданнарының шәхесен ачыклый торган төп документ – паспортлар тапшырдылар.

Бу уңайдан музей–тыюлыкның Истәлек билгесендә тантана булды. Чал тарихы тирән гасырларга барып тоташучы борынгы Болгар җирендә теләсә нинди вакыйга тирән мәгънә ала. Укучыларны яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гузәл  Низамова, Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча миграция пункты җитәкчесе Екатерина Фәйзелгатова җылы котладылар. Алар укучыларга Ватаныбызның лаеклы гражданнары булып үсүләрен, укуда һәм тормышта зур уңышларга ирешүләрен теләделәр.

Музей хезмәткәрләренең укучыларны Болгар ханы һәм ханбикәсе булып котлавы тантанага ямь һәм нур өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International