ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

25 апрельдә Апас районы “Сәләт“ балалар иҗаты үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Сафина җитәкчелегендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы - #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН “ акциясенә һәм акция барышына, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Һәр тармак җитәкчесе, белгечләр үз эшләренә хисап тоттылар. Аеруча актив эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. ЗАГС бүлеге коллективы да Рәхмәт хаты иясенә лаек булдылар. Изге эшләр дәвам итә…

     2017 елның  25 нче  апрель көнне  Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  мастер-класс узды. Мастер - класс 75 кеше булдылар.   Чыгышны  "ТАНАР" Гаилә клиникасының психологик хезмәте җитәкчесе Елена Витальевна Зобнина алып барды. Психолог иреңә, хатыныңа, балаларың, хезмәттәшләреңә, дусларың рәнҗешләр җыймаска, гафу итәргә, үткәннәрнә җибәреп, бүгенче көн белән яшәргә өйрәнергә кирәк дип өндәде. Болар барсы якты киләчәкнең нигезе!

    2016 елның 25 апрель көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең Кама төзелеш көллияте укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

ГХАТ хезмәткәрләре никакхлашу сараена Алексеевск балалар сәнгате мәктәбе тәрбияләнучеләрен кунакка чакырды. Анда алар дәрес формасында кызыклы әнгәмә корды. Сайт чыгу урыннарыннан төрле биремнәр, табышмаклар, сынамышлар бирелде. Соныннан балаларны тугәрәк өстәлгә  чакырып, әйләнә-тирәдәге мэхитне пычрата торган калдыкларнын купме вакыт әчендэ таркалу сәбәпләрен чиштеләр,ачыкладылар.Сабыйлар истәлеккә узләренен ижат жимешлэре белән фотога  төштеләр.

2017 елның 25 апрелендә ЗАГС бүлеге һәм район матбугат хезмәткәрләре белән берлектә яңа туган 100 нче балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы булып үтте.

Бәхетле әти-әни Светлана Сергеевна һәм Андрей Викторовичка ЗАГС бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы истәлекле бүләкләр һәм йөзенче номерлы таныклык тапшырды.

“Язгы игелек атнасы” акциясенә кушылып  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре  уткәрелде.

25 апрель  көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә янәдән  “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Такталачык, Кадет мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. 

    Ютазы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 50 ел бергә яшәүче  Замира Гаппасовна һәм Марс Камилович Галиповлар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Алар озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән  бу матур парга  тәбрик сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

             2017-нчы елның 25-нче апрелендә Актүбә бистәсе администрациясенә яшь парлар яңа туган балалары белән чакырылды. Бу чара гаилә айлыгына багышлана. Анда тантаналы рәвештә Актүбә бистә башлыгы   Роза Алмас кызы Галеева гаиләгә сәламәтлек һәм иминлек, бәхет теләп,  Татарстан Республикасы  Президентның котлавын  кечкенә сабыйларның әти-әниләренә тапшырды. Аннары бергәләп истәлекле фотога төштеләр.

     Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 17 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте   белгечләре тарафыннан үткәрелде. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр.

       Бүген «Березка» Лаеш балалар бакчасында «Язгы яхшылык атнасы» кысаларында ГХАТ хезмәткәрләре «Гаиләбез белән укыйбыз» фотоконкурсына  йомгак ясадылар. Ярышта җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр

hәм фотосүрәтләр, ә калган балаларга кызыксындыру бүләкләре тапшырыл-ды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International