26 апрелендә Кукмара районы туган якны өйрәнү музееенда ЗАГС бүлеге белән берлектә тантаналы чара үтте - беренче паспорт тапшырылды. Айгөл Гилфиева, Аделина Мөхәммәтгалиева, Дарина Юркеева, Азат Төхбәтуллиннарга төп документны сугыш ветераны Хәтирә Сәлихова һәм район Советының аппарат җитәкчесе Резедә Гаянова тапшырды.
2017 елның 14 нче апрель Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 2000нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Амир Бахтеев – 11 апрель көнендә дөнья күрде.
Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!
Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!
Әлеге истәлекле кэнне баларнын әти-әниләре, язучылар берлеге рәисе Александр Бочкарев, паспорт эстәлендәге хезмәткәрләре, ГХАТ мэдире башлыгы чакырылды.
ГХАТ булеге мэдире барсын да котлады, аларга исэнлек-саулык, бары бәхетле булуларын теләде. Әби-бабаларынын тарихын онытмаска, аларны зурлап, олылап яшәргә эндәде.
Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь парлар һәм барлык теләүчеләр “Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр” акциясендә даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.
Бу көннәрдә “Изгелек яз атнасы - яхшылык эшләү эстафетасы” акциясе кысаларында 1770 сум акча шушы фондка күчерелде.
«Татарстанда музейлар язы – 2017» уңаеннан Нурлат муниципаль районында тантаналы рәвештә 14 яшь тутырган үсмерләргә паспортлар тапшырдылар. Бу көн - яшьүсмеләрнең тормышында дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу.
Бүген, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулды. Шушындый күренекле көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Ишмурзиннар гаиләсе үзләренең никахларын теркәде.
Язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан түбәндәге хәйрия чаралары уздырылды:
-"Ветераннар янәшә яши"- өлкәннәргә, ветераннарга, Бөек ватан сугышында катнашучыларга адреслы ярдәм күрсәтү;
2017 елның 25 нче апрель көнне Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Фикерем бар” исемле ток-шоу үтте. Чарада укучылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм гаилә белән эшләүче җитәкче-белгечләр катнашты.
Чараның темасы – гражданлык никахы. Укучылар командасы төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Җәмәгать судьясы Бриллиант Ханнанова, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Диләрә Шакирова, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәре Чулпан Латыйпова, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов шулай ук үз фикерләрен җиткерделәр.
2017 елның 25 апреле көнне район делегациясе Мөслим авылында гомер итүче Бәширова Зоя Никитичнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Зоя ханымга саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.
25 апрель көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән барлыкка килгән Хәйрия фонды тарафыннан матур чара үткәрелде. Бу чарада район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмадылар. Алар бәйрәмдә катнашып, конкурсларда җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырдылар.