Язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге  тарафыннан түбәндәге хәйрия чаралары уздырылды:

-"Ветераннар янәшә яши"- өлкәннәргә, ветераннарга, Бөек ватан сугышында катнашучыларга адреслы ярдәм күрсәтү;

-"Безнең тарихи ватаннарны саклыйк "- истәлекле урыннарны төзекләндерү;

-"Волонтер мәгълүмат үзәгендә" - гражданнарда формалаштыруга кызыксыну уяту; электрон хезмәтләрне популярлаштыру. ГХАТ бүлеге клиентлары арасында видеоролик карау;

-"Тормыш коткарып!" (Россиядә Милли донор көне билгеләнә)- ГХАТ бүлеге белгечләрнең ирекле кан тапшыру өчен Әлмәт шәһәренең кан кабул итү үзәгенә чыгу;

-"Спорт Татарстан" - спорт һәм физкультура оешмасы чаралары. Муниципаль хезмәткәрләр хатын-кызлар командасының волейбол буенча күнегүләре;

-"Экологик уикенд"- Өйләнешүчеләр паркында өмә;

- "Гаиләдә укырга яраткан китаплар"- Фотоконкурс #Мычитаемвсейсемьей; китапханәгә, китап кибетенә бару.

         Бу акцияләрнең киңлеге Азнакай районы социал әһәмияткә ия проблемаларын чишүгә ярдәм булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International