26 апрелендә Кукмара районы туган якны өйрәнү музееенда ЗАГС бүлеге белән берлектә тантаналы чара үтте - беренче паспорт тапшырылды. Айгөл Гилфиева, Аделина Мөхәммәтгалиева, Дарина Юркеева, Азат Төхбәтуллиннарга төп документны сугыш ветераны Хәтирә Сәлихова һәм район Советының аппарат җитәкчесе Резедә Гаянова тапшырды.
- Паспортлы булу – балачактан олы тормышка аяк басу дигәнне аңлата. Сез безнең илебезнең тулы хокуклы гражданарыбулдыгыз – диде, Резедә Нурислам кызы.
Яшь кукмаралыларны мөһим вакыйга белән шулай ук ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыпова, Кукмара районы буенча Россия эчке эшләр бүлегенең миграция буенча өлкән инспекторы Асия Фәтхуллина, музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина котладылар. Шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга яшь гражданнарның әти-әниләре дә килгәннәр иде. Яшүсмерләргә теләкләр җиткерелде. Балалар Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы йөртергә сүз бирделәр.