Нурлатта паспортлар тапшыру тантанасы узды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

«Татарстанда музейлар язы – 2017» уңаеннан Нурлат муниципаль районында тантаналы рәвештә 14 яшь тутырган үсмерләргә паспортлар тапшырдылар. Бу көн - яшьүсмеләрнең тормышында дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу. Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны  Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе  Әсгать Габдуллин тапшырды. Ул Нурлатның  яшь гражданнарын иң мөһим документ алулары белән котлады һәм Россия Федерациясе гражданины дигән исемне һәркайда һәм һәркайчан намус һәм горурлык белән йөртүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International