Габдулла Тукай туган көнендә

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бүген, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулды. Шушындый күренекле көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Ишмурзиннар гаиләсе үзләренең никахларын теркәде.
ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Ахметшина яңа язылышкан парны ихлас котлады, аларга гаилә бәхете, үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, озын-озак еллар яшәүләрен теләде. Киләчәктә, бу матур пар күркәм гаилә төзеп, үрнәк тормыш алып барыр, ГХАТ бүлегенә балалары  туу турында таныклык алырга әле бер генә килмәс дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International