2017-нчы елның 25-нче апрелендә Актүбә бистәсе администрациясенә яшь парлар яңа туган балалары белән чакырылды. Бу чара гаилә айлыгына багышлана. Анда тантаналы рәвештә Актүбә бистә башлыгы Роза Алмас кызы Галеева гаиләгә сәламәтлек һәм иминлек, бәхет теләп, Татарстан Республикасы Президентның котлавын кечкенә сабыйларның әти-әниләренә тапшырды. Аннары бергәләп истәлекле фотога төштеләр.