Баулы районы муниципаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. М. Җәлил исемендәге Мәдәният йортында әлеге бәйрәмгә багышланган концерт үтте.
Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады һәм алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - ГХАТ бүлеге баш белгече Ахметова Альбина Рафаэловна. Озак еллар фидакарь хезмәт куйганы һәм җирле үзидарә органнарын үстерүгә керткән өлеше өчен ул Баулы муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.