Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Мортазиннар гаиләсендә туган игезәкләргә Самат һәм Азамат дип исем куштылар. Туу турындагы таныклык белән бергә сабыйларның әтисенә Илһам Якуб-улына ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау хаты тапшырылды. ГХАТ бүлеге чын күңелдән Мортазиннарны бәбиләре туу белән котлады һәм сау-сәламәт, бәхетле булып үсүләрен теләп калды!