ЗАГС хезмәткәрләрен Җирле үзидарә көнендә бүләкләделәр

2017 елның 21 апреле, җомга

Җирле үзидарә көненә багышланган тантана Мәдәни үсеш   үзәгендә үтте.

Буа районы үзенең урнашуы һәм тарихи традицияләре буенча республиканың Идел буе икътисади зонасы үзәге булып тора. Шул рәвешле, җирле үзидарә органнары һәм җирлекләр җитештерү һәм социаль-мәдәни өлкәдә генә түгел, ә районда барлык милләтләр һәм конфессияләр вәкилләренә уңайлы яшәү шартлары булдыру буенча да төрле планлы мәсьәләләрне хәл итәргә бурычлы. Шәһәр һәм авыл советлары депутатларының, шәһәр һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләренең районда яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән эшчәнлеге һәрвакытта да, һәркемгә дә  кренеп тормый, әмма ул  бик кирәкле. Урамнарны төзекләндерүдә, яңа йортлар, аллеяләр, һәйкәлләр барлыкка килүдә, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруда, тотрыклылыкта – барысында да җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренеә өлеше бар. Нәкъ менә җирле үзидарә органнары аша гражданнар җирле билгеләнүдәге мәсьәләләрне хәл итүдә, үз территориаль җәмгыятьләренең ихтыяҗларын яклауда катнашу хокукларын тормышка ашыралар.

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәрвакытта да югары профессиональлек, максатчанлык һәм җаваплылык белән аерылып торалар. Һәм бу буш сүзләр түгел. Моны төрле өлкәләрдә хезмәт куючыларны бүләкләү дә раслый. Бу көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына Буа муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече, бу өлкәгә 30 ел гомерен багышлаган һәм 29 апрельдә олы юбилеен билгеләп үтүче  Люция Сәгыйть кызы Җамалетдинова да лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International