2017 елның 20 апрелендә никахлашу Сараеның төп залында "Бәхетле балачак” бәйрәм чарасы узды. Әлеге бәйрәм Рәсәй Федерациясенең ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Учреждение белгечләре кунаклар өчен, зур булмаган концерт программасы әзерләгәннәр, мәхәббәт, никахлашу, җаваплылык һәм традицион гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр.
ЗАГС Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сагитова ата-аналарны бәхетле вакыйга – балалары дөньяга килүе белән чын күңелдән котлады, аларга бәхет, сәламәтлек, иминлек теләде.
Чара ахырында, көчле алкышлар астында егерме Түбән Кама гаиләләренә ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатлары тапшырылды.
Ана капиталы күләме бүгенге көндә 453 мең сум тәшкил итә. Аны гаиләнең торак шартларын яхшырту, белем бирү яки әни пенсиясенә күчереп кулланырга була.