«Язгы игелекле эшләр - мәрхәмәтлелек кыл” атнасы кысаларында Актаныш муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре районыбыз халкы каршында сәхнә тоттылар.
Актаныш муниципаль районы мәдәният йортында оешма-предприятия,учрежденияләре үзешчән сәнгать коллективларының смотр концертлары дәвам итә. Кичә, 19 апрель көнне 18.00 сәгатьтә Актаныш муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләренең смотр концерты узды. Хакимият хезмәткәрләреннән эш белән беррәттән, җыр-моң дәрте дә ташып тора иде. Концертның алып баручылары район ЗАГС бүлеге җитәкчсесе Г.Б.Мухамадиева һәм район Башлыгы урынбасары И.Ш.Бариев булдылар.