Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә донор көне

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

     20 апрель көне Рәсәйдә Донорлар Көне итеп билгеләп үтелә.

     Бәйрәм өчен сайланган дата очраклы түгел. Нәкъ менә 1832 елның 20 апрелендә Петербург галиме Андрей Вольф, дөньяда беренче тапкыр хатынына кан агызу операциясен ясый һәм аны коткарып кала.

     Язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында, Түбән Кама ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре балалары өчен, милли Донор Көненә багышланган "Тормыш өчен кан тамчысы " исемендәге рәсем конкурсы оештырылды. Бу бәйге бик файдалы үтте, чөнки ул балаларга кем донор икәне белән якынрак танышырга булышты.

     Барлык балалар да активлык күрсәттеләр. Һәр баланың рәсеме үзенчәлекле һәм кызыклы булып чыкты. Бәйге нәтиҗәләре буенча, иң яхшы эшләр никахлашу Сараеның күргәзмәдәсендә мактаулы урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International