"Әтиләр берлеге"

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

2017 елның 19 апрель көнне район мәдәният үзәгендә "Бер әти 100 тәрбиячедән яхшырак" дигән тема астында "Әтиләр берлеге"нең ("Союз отцов") зонаара конференциясе үтте.Конференцияне район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде. Ул исә үз чыгышында районның әтиләр берлеге эшчәнлегенә бәя биреп, гаилә мәнфәгатьләрен хәл итүгә юнәлдерелгән социаль эшчәнлекләргә, белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталды. Көн тәртибендә шулай ук район әтиләр союзы рәисе Булат Зыятдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү өлкән инспекторы, полиция майоры Ләйсән Шакирова, Саба районының "Аталар җәмгыяте" рәисе, Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовның чыгышлары тыңланды.  Гаилә башлыгы буларак, бала тәрбияләүдә әтинең роле дигән тирән мәгънәле, үз эченә тормыштагы күпкырлы төшенчәләрне алган сүзтезмә "Бер әти 100 тәрбиячедән яхшырак" дип исемләнгән әтиләр берлеге конференциясендә ачылып бетте. Әтиләр темасын яктырту төрле өлкәләрдә хезмәт куючы белгечләр, җитәкчеләр ясаган чыгышларда да урын алды. Әлеге конференциядә катнашкан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров әтиләрне балаларга хезмәт тәрбиясе бирүче, гаиләне тотучы, аның барлык мәнфәгатьләрен кайгыртуда үзеннән өлеш кертүче, әйдәп баручы шәхес буларак бәяләде. Әтиләрнең җәмгыятьтәге тоткан ролен, дәрәҗәсен үстерүдә мәгариф учреждениеләрендә кече яшьтән үк балалар һәм мәгариф хезмәткәрләре белән үзара ныклы бәйләнеш булырга тиеш, дип ассызыклады.
         Үрнәк гаиләнең башында әти кеше тора. Тормыш сукмагыннан ярты гасыр буе бер фикердә булып, шатлык-борчуларны бергә үтеп, җәмгыятькә файда китерә торган 5 бала тәрбияләп үстергән Югары Субаш авылында гомер итүче, үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче Мәрвәр һәм Фәиз Гафурҗановлар гаиләсен сәхнәгә чакырдылар. ГХАТ бүлеге ңитәкчесе юбилярларга истәлекле бүләк, котлау открыткасы һәм чәчәчк бәйләме тапшырды.Рәсми чыгышлар тәмамлангач районыбызның иң мактаулы, үрнәк әтиләренә "Әтиләр берлеге"нең "Рәхмәт хатлары" тапшырылды. Чарада Саба, Теләче, Кукмара, Арча, Әтнә, Биектау, Питрәч, Мамадыш районнарыннан вәкилләр дә катнашты. Шулай ук районның башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, 18 авыл җирлегенең әтиләр берлеге рәисләре дә чара кунаклары. Конференциядә катнашучылар игътибарына кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Әтиләр балалары белән берлектә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International