Сарман авылында тантаналы төстә бала чыгару

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Бүгенге көн – Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Алсу һәм Эльвир Сабирҗановлар өчен аеруча шатлыклы: район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән алар дүртенче улларын алып чыктылар. Аларны олы шатлыклары белән гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләде, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннихановның Котлау хатын тапшырды.  Бәхетле әти белән әнине шулай ук Татарстан Республикасының “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешмасының райондагы вәкиле Фәридә Шәйдуллина да тәбрикләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Ана да, бала да үзләрен яхшы хис итәләр. Ильясны бәби тудыру йортыннан алып кайтырга якыннары белән бергә абыйлары да килгән иде. Альмир Чаллыда автомеханик һөнәрен үзләштерә, техникага бик һәвәс, аларны сүтә дә, җыя да ала икән. Ә Илнур чит телләр белән мавыга. Айнурга әле дүрт кенә яшь, балалар бакчасына йөри.

Ильяс – Алла куәте, кодрәте, могҗизасы дигән сүз. Аның сау-сәламәт булып үсүен, әти-әнисенә бәхет-шатлык кына китерүен, илебезнең лаеклы улы булуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International