Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы " исемендәге республика акциясе башланды.
17 апрель көнне, Рәсәйнең ГХАТ органнарына 100 ел тулуы кысаларында, ГХАТ Идарәсе белгечләре Түбән Камада озак яшәүче Шигапова Миңсылу Шафигулловнаны котларга бардылар. 2017 елның 4 февралендә юбилярга 100 яшь тулды!
Миңсылу Шафигулловна Мамадыш районында туган. Гомере буе колхозда эшләгән, “Бөек Ватан Сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медаль белән бүләкләнгән. Ветеран бүгенге көндә дә актив тормыш алып бара.
Хәзерге вакытта Миңсылу Шафигулловнаның 5 баласы, 17 оныгы, 13 оныкчыгы бар.
Бу язгы көндә, Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгечләре юбилярга ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.