2017 елның 17 апрелендә, Түбән Кама районы Кама Аланында Язгы игелек атнасы башланды. Акция кысаларында, ГХАТ бүлеге Җитәкчесе Альфия Хаппанова Егоровлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котлады.
Иван Андреевич һәм Елизавета Германовна - Бөек Ватан Сугышы ветераннары. Иван Андреевич 16 яшендә фронтка киткән, Япония чикләрендә сугышта булган. Елизавета Германовна - тыл хезмәтчәне. Сугыш вакытында колхозда эшли.
Юбилярлар бер берсе өчен иң якын дус, иң яхшы киңәшче, ярдәмче, иң якын кеше булып кала. Алар яшь гаиләләр өчен лаеклы гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге булып торалар.
Алар бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныклары һәм өч оныкчыклары бар.