1927 елнын 16 нчы апрелендә Мамадыш районы Арташ авылында туып-үсеп, тормышның ачысын-төчесен кичереп, авыр тармакларда хезмәт куйган тыл ветераны Фархуллина Шамсикамал Фархулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул бүгенге көндә улы Минулла тәрбиясендә кадер-хөрмәттә, җитеш, тыныч тормышта яши.
Юбилей унаеннан Шамсикамал апага Урта Кирмән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хасанов Булат Фаяз улы һәм сәркатибе Хабибуллина Гөлнур Габденур кызы Россия Президентының Котлау хатын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.