Биектау авылында гомер кичерүче Шульдякова Мария Дмитрий кызы үзенең күркәм бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

     Язгы мәрхәмәтлек атнасы кысаларында хезмәт ветераны, Биек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Шульдякова Мария Дмитрий кызы үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итә. Мария Дмитрий кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.Хәзерге вакытта ул Биектау авылында туганнары һәм якыннары янәшәсендә гомер кичерә.

  Юбилярны әлеге бәйрәм белән котлау өчен Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килгән иде. Ул юбилярга озын гомер, сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен теләде. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International