Баулы районында “Язгы игелек атнасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында хезмәт ветеранын котлау оештырылды. Гөлсем Әүхәди кызы Насыйровага 90 яшь тулган көнне балалары зур бүләк ясадылар – алар матур бәйрәм оештырдылар һәм юбилярга якын булган туганнарын чакырдылар. Гөлсем Әүхәди кызы тыл хезмәтчәне, Бөек ватан сугышында катнашучысының тол хатыны. Лаеклы ялга чыкканчы юбиляр Баулы заготконторасында эшләгән, намуслы хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган. Тормыш иптәше белән бергәләп Гөлсем апа 3 бала тәрбияләгән, бүген 7 оныгы, 12 оныкчыгы уңышларына сөенеп яши.
Күп санлы туганнарының котлауына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. И. Хөснуллина да кушылды, ул юбилярга Россия Президенты В. В. Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.