Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә " Мәрхәмәтле йөрәк" акциясе

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

      Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында, 2017 елның 17 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә "Мәрхәмәтле йөрәк" хәйрия акциясе башланды.

     Акцияне үткәрү барышында, күп балалы гаиләнең яңа туган балаларын тәрбияүләү өчен, ГХАТ Идәрәсе кирәк-яраклар җыйды. Елантау авылы гаиләсендә, яңа туган өч баладан  тыш, тагын алты бала бар. Баларга тәрбияүләүдә кирәкле әйберләр Елантау авыл җирлеге башлыгы Раиф Габутдинович Гәйнетдиновка тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International