Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәкимов Каниф Баян улы озак яшәү серен белә

2017 елның 15 апреле, шимбә

15 апрель көнне ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа карап 90 яшь әле ул картлык турында уйларга сәбәп түгел дигән уйга киләсен. Баян улы Каниф абый Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елның көзендә, 17 яшьлек ир бала үзе теләп фронтка китә. Сугыштан соң "Магаданская правда" газетасының корреспонденты була. Ә инде 1960 елны туган шәһәре Лениногорскка кайтып"Нефтяник Татарстана" газетасында лаеклы ялга кадәр хезмәтен дәвам итә. Ул "За победу над Японией", "25-летие Победы" медальләре, "Отечественная война" ордены белән бүләкләнгән, аның активында 3 техник һәм 1 медик патент. 11 китап авторы булып тора. Олы юбилее көнне ул якыннары, дуслары, ветераннар Советы һәм шәһәребезнең күп предприятияләре җитәкчеләре исеменнән котлау сүзләре алды. Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рәфыйкова Гөлфирә Мәҗит кызы юбилярыбызны котлап Президент исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм бәхетле мизгелләр теләде. Каниф абый Баян улы безнең өчен һәрвакыт тормышка ныклы караш һәм хезмәт сөючәнлекнең үрнәге булып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International