Икеайлык кысаларында Азнакай муниципаль районы территориясен чистарту буенча Азнакай муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Уртак көч белән иске карны тараттылар, чүп-чар жыйдылар, юлларны себереп чыктылар. Шулай ук башкарма комитеты оештырган шәһәр чистарту буенча чарада да актив катнаштылар.
Әтнә муниципаль районы Дусым авылында яшәүче Лотфуллина Галия Лотфулла кызына 15 апрель көнне 90 яшь тулды. Лотфуллина Галия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Лотфуллина Галиянең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2017 нче елның 14 нче апрель көнендә Скороходов Николай Александр улы һәм Валентина Михаил кызының 50 еллык гаилә юбилее, туе, узды.
Менә инде 50 ел бу ике адәм кулга кул тотынышып чын мәхәббәткә ышанып, аны татып яши...
Нократ Яр буеның заошма ягында эшләр янәдән җанланып китте. Төзүчеләр инде монда эшне 2014 нче елның көз аенда ук башлап җибәргәннәр иде.
Киләчәктә, халык телендә “Абаган” дип йөртелгән җир, Ушма күпере Нократ яр буеннан дамба белән аерылып торачак. Район идарәсе “Гаилә” паркы төзергә планлаштыра һәм ул сентябрь аенда куллануга тапшырылачак.
Кайбыч муниципаль районыны администрациясенен актлар залында яшь әниләр белән очрашу узды. Очрашуда район башлыгы Альберт Рахматуллин катнашты. Очрашу вакытында яшь әниләр социаль яклау бүлеге белгечләрең, педиатрның, ГХАТ бүлеге җитәкчесенен киңәшләрен тыңладылар. Соңыннан әниләргә “Бәләкәч тартмаларын“ тапшырдылар.
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Җиһаншиннар Тәслия һәм Язгар гаиләсен 60 ел бергә торулары белән котлады. Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем бер җыр клипларында катнашкач, бу гаилә данлы булып китте. Әмма иң мөһиме ул түгел, иң мөһиме, бер берсенә карата җылы җанлы, сабырлы булып, мәхәббәт хисләрендә дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерү.
2017-нчы елның 10-нче апрелендә Азнакай районы шәһәр тибындагы Актүбә поселогында Кудряшовлар гаиләсендә бишенче бала туды. Сабыйнын әти-әниләре Александр һәм Елена кызларына Ксения дип исем куштылар. Анын буе 63 см, авырлыгы 5500 гр.
13 нче апрель көнне Менделеевск муниципаль районы администрациясендә район башлыгы урынбасары Галеева Л.К., ГХАТ бүлеге җитәкчесе Филатова М. В., Менделеевск районының кеше хокукларын яклау буенча идарәчесе Зарипов М. М., судьялар Зарипова Р. Р. Һәм Шәрифҗанова Ю. В., шулай ук “ Өмет яры ” халыкны социаль яклау үзәге мөгаллим-психологы Мәснәвиева Н. А. катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә суд карары, үзара килешү буенча аерылышулар санын киметүгә юнәлдерелгән чаралар турында фикер алышынды.
Ямьле яз айлары җитү белән бар табигатъ җанлана. Ялгызларның танышасы, очрашасылары килә башлый. Мамадышның ярәштерүчеләре шундый егетләр һәм кызлар белән актив эш алып баралар. Исегезгә төшереп үтәбез, “Шанс” исемендәге Танышу клубы үзләрен икенче парларын табарга теләгән парсызлардан анкеталар кабул итә.
Буа районы ГХАТ бүлегендә 2017 нче елның 13апрель көнендә 100-нчы бала теркәлде. Бәхетле әти-әниләр – Айсылу диеп исем куштылар. Район ГХАТ бүлеге белгечләре яшь парны 1 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, сәламәтлек, бәхетле бала булып үстерүләрен теләделәр. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - диделәр алар.